Куркыныч юл-транспорт һәлакәте дүрт кешенең гомерен өзде
23 февральда 8 сәгать 30 минутта Рус Акташы-Азнакай юлының 31 нче километрында ВАЗ-21703 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый, каршы як юлга чыга һәм Renault Duster автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21703 автомобиленең Җәлил бистәсеннән булган йөртүчесе, аның Азнакай районы, Буралы авылыннан һәм Сарман районы, Карамалы авылыннан пассажирлары вафат булалар. Куркыныч...
23 февральда 8 сәгать 30 минутта Рус Акташы-Азнакай юлының 31 нче километрында ВАЗ-21703 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый, каршы як юлга чыга һәм Renault Duster автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21703 автомобиленең Җәлил бистәсеннән булган йөртүчесе, аның Азнакай районы, Буралы авылыннан һәм Сарман районы, Карамалы авылыннан пассажирлары вафат булалар. Куркыныч авария Renault Duster автомобиле пассажиры - 16 яшьлек кызның да гомерен өзә. Кызның әти-әнисе төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаттылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев