САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман районы мәктәләрендә тәмле ашаталар

Мәк­тәп аш­ха­нә­лә­рен­дә уку­чы­лар­ны тук­ла­н-дыру­ ни­чек га­мәл­гә ашы­ры­ла, ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә­ге бар­лык уку­чы­лар да ва­кы­тын­да кай­нар аш ала ала­лар­мы? Аль­фи­ра Һа­ди­е­ва, мә­га­риф бү­ле­ге­нең баш бел­ге­че: - Бы­ел­ның 1 гыйнва­рын­нан уку­чы­лар­ны тук­лан­ды­ру өчен суб­си­дия бер көн­гә 5 сум 80 ти­ен тәшкил итә. Тук­ла­ну­ны оеш­ты­ру, бюд­жет­тан би­рел­гән суб­си­ди­я­не, тү­ләү­нең ата-ана­лар­га ту­ры ки­лә тор­ган өле­шен...

Мәк­тәп аш­ха­нә­лә­рен­дә уку­чы­лар­ны тук­ла­н-дыру­ ни­чек га­мәл­гә ашы­ры­ла, ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә­ге бар­лык уку­чы­лар да ва­кы­тын­да кай­нар аш ала ала­лар­мы?

Аль­фи­ра Һа­ди­е­ва, мә­га­риф бү­ле­ге­нең баш бел­ге­че:

- Бы­ел­ның 1 гыйнва­рын­нан уку­чы­лар­ны тук­лан­ды­ру өчен суб­си­дия бер көн­гә 5 сум 80 ти­ен тәшкил итә. Тук­ла­ну­ны оеш­ты­ру, бюд­жет­тан би­рел­гән суб­си­ди­я­не, тү­ләү­нең ата-ана­лар­га ту­ры ки­лә тор­ган өле­шен исәп­кә алу, конт­роль­лек итү мәк­тәп ди­рек­то­ры­на йөк­лә­нә. Ра­йон­ның фи­нанс-бюд­жет па­ла­та­сы бюд­жет­тан бү­лен­гән суб­си­ди­я­нең мак­сат­чан фай­да­ла­ны­лу­ын конт­роль­дә то­та. Тук­ла­нуны оеш­ты­ру­га конт­роль­лек итү өчен җә­мә­гать ко­мис­си­я­се оеш­ты­ры­ла. Ул да­и­ми рә­веш­тә ди­рек­тор, ме­то­дик ки­ңәш­мә, пе­да­го­гик со­вет ал­дын­да исәп-хи­сап то­та. Азык әзер­ләү тех­но­ло­ги­я­сен көн са­ен про­из­водст­во мө­ди­ре, ме­ди­ци­на хез­мәт­кә­ре, тук­лан­ды­ру­ны оеш­ты­ру бу­ен­ча җа­вап­лы итеп бил­ге­лән­гән ке­ше тик­ше­рә.

Мәк­тәп аш­ха­нә­сен­дә уку­чы­лар­ны тук­лан­ды­ру ирек­ле - уку­чы­ның үз те­лә­ге бу­ен­ча. Тук­ла­ну көн­гә 1 яки 2 тап­кыр бу­лыр­га мөм­кин. Ме­ню са­ни­тар-эпи­де­ми­о­ло­гик та­ләп­ләр ни­ге­зен­дә тук­ла­ну нор­ма­сын исәп­кә алып тө­зе­лә.

Озай­тыл­ган көн төр­ке­ме­нә йө­рү­че уку­чы­лар ата-ана­ла­ры хи­са­бы­на көн­гә ике тап­кыр тук­ла­на ала­лар.

Бар­лык уку­чы­лар­ның 10 про­цен­ты бюд­жет ни­ге­зен­дә тү­ләү­сез тук­ла­ну­дан фай­да­ла­на. Бу хо­кук ятим, күп ба­ла­лы, аз ке­рем­ле га­и­лә ба­ла­ла­ры, со­ци­аль як­тан кур­кы­ныч хәл­дә бул­ган, сә­ла­мәт­лек­лә­ре как­ша­ган балаларга бирелә­.

Ли­лия Га­зи­мо­ва, Сар­ман гим­на­зи­я­се ди­рек­то­ры:

- Гим­на­зи­я­дә 520 уку­чы бе­лем ала. А­лар өчен икен­че ир­тән­ге аш һәм төш­ке аш әзер­лә­нә. Икен­че ир­тән­ге аш бе­лән уку­чы­лар бе­рен­че тә­нә­фес­тән үк чи­рат бу­ен­ча тәэ­мин ите­лә­ләр. Ир­тән­ге аш­ка төр­ле бот­ка­лар, бә­рәң­ге ри­зы­гы, ма­ка­рон, ат­на­га 1-2 тап­кыр ит­ле аш пе­ше­ре­лә, чәй, ком­пот яки кесәл, ик­мәк, пе­ченье, прән­нек яки ваф­ли би­ре­лә. Уку­чы­лар көн­гә ур­та­ча 12-18 сум­лык тук­ла­на­лар. 5,80 сум­нан арт­ка­нын ата-ана тү­ли. Мәк­тәп яны учас­то­гын­да, кыз­га­ныч­ка кар­шы, ул зур тү­гел, ки­шер, чө­ген­дер, кә­бес­тә ке­бек яшел­чә­ләр үс­те­ре­лә. Җит­кән ка­дәр яшел­чә са­ла­ты әзер­лә­нә, һәм мо­ны­сы буш­ка. Уку­чы­лар­ның тук­ла­ну­ын класс­та җа­вап­лы итеп бил­ге­лән­гән уку­чы бил­ге­ләп ба­ра һәм ак­ча­ны да, тук­лан­ган көн исә­бен­нән, ай ахы­рын­да ул җыя.

Төш­ке аш озай­тыл­ган көн төр­ке­ме­нә йө­рү­че­ләр, кон­суль­та­ци­я­гә ка­лу­чы өл­кән класс һәм баш­ка те­лә­гән уку­чы­лар өчен әзер­лә­нә.

Уку­чы­лар­ның да, ата-ана­лар­ның да ри­за­сыз­лык бел­дер­гән­нә­ре юк.

Тү­ләү­сез тук­ла­ну исем­легенә кер­тел­гән уку­чы­лар класс җы­е­лы­шын­да ата-ана­лар ко­ми­те­ты тәкъ­ди­ме бу­ен­ча сай­ла­нып алы­на. 10 про­цент, бил­ге­ле, күп тү­гел, ур­та­ча һәр класс­тан ике­шәр уку­чы ту­ры ки­лә. Лә­кин ту­лы бул­ма­ган, тот­рык­сыз га­и­лә­ләр шак­тый. Шу­ңа кү­рә бу исем­лек­кә тү­ләү­сез тук­ла­ну хо­ку­кы­на ия бу­лыр­дай бар­лык уку­чы­ны да кер­теп бе­те­реп бул­мый. Юга­ры­да тел­гә алын­ган про­цент­ның юга­ры­рак бу­лу­ын те­ләр идек. Чөнки соң­гы ел­лар­да андый га­и­лә­ләр саны ар­та гы­на ба­ра.

Гөл­на­ра Бу­ла­то­ва, Җә­лил гим­на­зи­я­се ди­рек­то­ры­ның тәр­бия эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры:

- Гим­на­зи­я­дә бар­лык уку­чы­лар да икен­че ир­тән­ге аш бе­лән тәэ­мин ите­лә­ләр. Көн­гә ур­та­ча - 20-25, ай­га 350 сум­лык тук­ла­на­лар. Икен­че ир­тән­ге аш­ка бор­чак һәм баш­ка төр­ле бот­ка­лар, кол­ба­са бе­лән ма­ка­рон, бә­рәң­ге ри­зык­ла­ры, пы­лау әзер­лә­нә. Уку­чы­лар йо­мыр­ка, сыр яки ит­ле ри­зык бе­лән би­рел­гән бо­дай бот­ка­сын да бик яра­тып ашый­лар. Го­му­мән, ит­ле ри­зык­лар ат­на­га 2-3 тап­кыр пе­ше­ре­лә. Кай­нар чәй, ке­сәл яки ком­пот, алар яны­на ик­мәк, кү­мәч, ваф­ли, пе­ченье би­ре­лә.

Уку­чы­лар бе­лән бер­гә­ләп мәк­тәп яны учас­то­гын­да чө­ген­дер, ки­шер, су­ган үс­те­рә­без. Алар бы­ел ае­ру­ча уң­ды. Та­бын­нан ел буе яшел­чә са­лат­ла­ры өзел­ми. Бак­ча­быз­да шу­лай ук кы­зыл һәм ка­ра кар­лы­ган, сли­ва, кү­гән, чия, ал­ма, ба­лан, кры­жов­ник ке­бек җи­ләк-җи­меш­ләр үсә. Алар­дан мәк­тәп аш­ха­нә­се өчен ком­пот­лар ясый­быз. Уку­чы­лар­га та­бын­га ал­ма һәм апель­син да би­ре­лә, һәр­ва­кыт пеш­кән чө­ген­дер бу­ла. Бер авы­ру ба­ла өчен ае­рым ди­е­тик аш пешерелә. Озай­тыл­ган көн төр­ке­ме­нә йө­рү­че уку­чы­лар өчен төш­ке аш әзер­лә­нә. Алар өчен дә ри­зык­лар төр­лән­де­ре­леп то­ры­ла.

Сүз уңаеннан

Гим­на­зия 2012 ел­да "Иң ях­шы мәк­тәп аш­ха­нә­се" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да авыл мәк­тәп­лә­ре ара­сын­да приз­лы урын ал­ган иде.

Сар­ман гим­на­зи­я­се ашханәсендә

20 февральгә меню

Ак май бе­лән та­ры бот­ка­сы 9,70 сум

Сөт өс­те һәм ши­кәр ко­мы бе­лән эрем­чек 12,46 сум

Ик­мәк 1,38 сум

Ке­сәл 1,80 сум

Барлыгы 25,34 сум

Укучы фикере

Гөл­наз Шәй­хе­лис­ла­мо­ва, Кү­тә­мә­ле мәк­тә­бе­нең 8 сыйныф уку­чы­сы:

- Без мәк­тәп­тә озын тәнәфесне көтеп алабыз. Пе­шек­че Гөл­ну­р апа Шә­рә­фет­ди­но­ва төр­ле бот­ка­лар, ма­ка­рон, бор­чак, бә­рәң­ге ри­зык­ла­ры, ат­на­га бер тап­кыр ит­ле, ток­мач­лы аш пе­ше­рә. Бик тәм­ле итеп әзер­ли. Ри­зык­лар ак май бе­лән би­ре­лә. Һәр­ва­кыт ак ик­мәк, кай­нар чәй, ком­пот яки ке­сәл бу­ла. Мәк­тәп яны учас­то­гы­быз шак­тый зур. Без ан­да бә­рәң­ге, төр­ле яшел­чә­ләр үс­те­рә­без. Җит­кән­чә кә­бес­тә, ки­шер, чө­ген­дер са­ла­ты ашый­быз. Грипп ва­кы­тын­да Гөл­ну­р апа су­ган са­ла­ты ясый. Мин үзем ток­мач­лы аш яра­там.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев