САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Кояшкай”ның уртанчылары Светофорны тапканнар

.

- Светофор үзе югалмаган, төсләре генә буталган иде, - диде кечкенә Ризван.
Бакчада үткән уен-квест турында без газетабызда язып чыккан идек. “Кояшкай”ның уртанчылары Светофорга төсләрен кайтарырга ярдәм иткәннәр. Бүген Матбугат үзәге яныннан узганда, безнең янга да тукталдылар алар.
- Менә бит безнең турында да язганнар гәҗиттә, - дигән Гөлфинәнең күзләреннән шатлык очкыннары чәчелде.
Уңышлары өчен горурланган балаларны күреп, без дә сөендек. Кечкенәләрне тәрбиячеләре Земфира Зыятдинова белән Алина Ражабова көзге табигатькә сәяхәткә алып чыкканнар, алар бакчадан ерак түгел урнашкан оешмалар белән дә кызыксынганнар.
- Сезгә кунакка киләбез әле, - диделәр балалар, саубуллашканда.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев