САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комсомол булган сарманлылар бүген бәйрәм итә

.

1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, ә 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый. Бу көнне комсомол мәктәбен үткәннәр яхшы белә.
Комсомол булу зур горурлык саналды. Аның сафларына керүгә лаек булырга кирәк иде. Моңа тырышып укып, тәртипле, актив булып кына ирешергә мөмкин булды. Устав ятлаганым, комсомолга кабул иткәндә, аның нинди төстә икәнен сораганнары әле дә истә.
Әлбәттә, ул вакытлар сагындыра. Хәзерге буын балалары аны ишетеп тә белмиләр. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән.
Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үткән. Бу - ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән.
Бүген, Комсомол туган көндә, яшьлеге ВЛКСМ белән бәйле кешеләрне бәйрәм белән котлыйбыз, күңел тынычлыгы, тыныч имин тормыш телибез.

Автор: Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев