САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коммуналь хезмәтләр өчен бәя артачак

Татарстан халкын июль башында тагын бер яңалык көтә. Кайбер коммуналь хезмәтләр өчен бәя артачак. Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев еллык киңәйтелгән утырышта хәбәр итте.

– Татарстан буенча эчәргә яраклы суның бәясе 4,7 процентка, аккан суларны чыгару 9,2 процентка артачак. Суның бер кубометрның уртача бәясе 28 сум 69 тиен, су чыгару өчен бер кубометрга 26 сум 2 тиен түлисе булачак, – диде Александр Груничев.

Җитәкче шулай ук, 2021 ел белән чагыштырганда, эчәргә яраклы суга тарифларны дифференциацияләү 7 процентка, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 2 процентка кимүен дә әйтте.

Аның сүзләренчә, 1 июльдән көнкүреш калдыкларны чыгару өчен дә 4 процентка артык түлиячәкбез. Утка да, газга да бәя артачак.

Суга бәя артуның сәбәпләрен “Водоканал” оешмасының генераль директоры Андрей Егоров инженер челтәрләренең искерүенә бәйле дип аңлатты. Баксаң, аларның күбесе 1950 нче елларда төзелгән, 70 проценттан артыгына ремонт кирәк. Соңгы биш елда су торбаларына бәйле 616 авария булган. Хәзерге вакытта республиканың 2 мең күпфатирлы йортына һәм 20 мең шәхси йортны су белән тәэмин итүче җиһазларга төзекләндерү көтә.

Бәя арту белән сыйфат та яхшырыр дигән өмет бар. “Сетевая компания” оешмасының генераль директоры Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, электр челтәрләре инде заманча технологияләр буенча хезмәт күрсәтә.

– Элек кайда авария булганын эзләп табу өчен 2-3 сәгать кирәк булса, хәзер без ул урынны 57 секунд эчендә табабыз. 2014 елда электрчелтәрләренең кулланышын тәэмин итәр өчен юл картасы ясадык. Хәзер шул карта ярдәмгә килә. Заманнан калышмыйбыз. 4 ел эчендә 270 мең интеллектуаль исәпләгеч куелды. Ул энергия куллануны 5,4 процентка киметте. Шул рәвешле югалтулар да азайды, – диде ул.

Утырышта катнашкан Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин да елдан-ел тарифларын көйләү системасы яңара, ди.

– Тарифлар буенча дәүләт комитетына тариф карарларын, инвестиция программаларын кабул итү, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруны булдырмау буенча ачыктан-ачык фикер алышуны дәвам итәргә кирәк. Шул ук вакытта тарифларны исәп- хисап методлары белән түгел, ә безнең министрлыкларда булган объектив мәгълүматлар белән формалаштырырга кирәк, – диде ул. – Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өстенлекле бурычлар булып тора. Әмма шул ук вакытта, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырып һәм чыгымнарны киметеп, өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ирешергә кирәк.

Алексей Песошин кайбер район җитәкчеләренә дә мөрәжәгать итте. Баксаң, күп кенә җирләрдә ресурс белән тэмин итүче оешмаларга күчмәгән милекчеләр барлыгын да искәртте. Әгәр быел күчеп бетмиләр икән, аларга 2023 елда тарифларны билгеләп булмаячак. Шулай ук транспорт хезмәте күрсәтүчеләр арасында да эшен җиренә җиткермәүчеләр бар. Андыйлар аркасында халыкка хезмәт күрсәтенең сыйфаты кими. Алексей Песошин бу өлкәдә дә тарифлар буенча куелган сорауларның чишелешен табарга кушты.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/72393/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев