Татарстанда 24 апрель көндез көчле җил көтелә. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Ведомство халыкка түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итә:
– реклама щитлары астына качмаска;
– юл билгеләре янында, агачлар астында басып тормаска;
– электр линияләре янында булмаска тырышырга.
Ачык җирләрдә булудан сакланырга киңәш ителә.
Нет комментариев