САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәниф абый исемендәге премияләр тапшырылды +ВИДЕО

Узган ел газетабызның 88 еллыгы уңаеннан без иң актив – ел буена тырышып эшләгән хәбәрчеләребез өчен якташ язучыбыз, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллин исемендәге премия булдырган идек һәм аның иганәчесе булырга язучының улы Ленар Хәйруллин бик теләп ризалык белдергән иде.

Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә әлеге премияләрне тапшыру тантанасы булды. Аларга редакция коллективы Фәһимә Мөхәммәтшинаны (Чукмарлы авылы), Мөнирә Исмәгыйлованы (Мортамактан) һәм Альбина Хөснуллинаны (Сарман) лаек дип тапты.
Тантанада Ленар Хәниф улының тормыш иптәше Гөлнара ханым, сеңлесе, язучының кызы Айгөл ханым да катнашты.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның чираттагы санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев