САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкара авыл яшьләре конгрессы 26 илдән яшьләрне җыячак

Әлеге чараның максаты – авыл территорияләре һәм яшь белгечләр белән эшләү буенча алдынгы халыкара тәҗрибәне өйрәнү.

Конгресста катнашу өчен, 25 илдән 37 делегат заявка биргән инде. Алар арасында СНГ илләре, шулай ук Германия, Египет, Һиндстан, Литва, Марокко, Польша, Португалия һәм башка илләр бар. Конгресста 25 халыкара һәм 20 дән артык федераль спикер катнашачак. Татарстаннан исә катнашу өчен 100 вәкил заявка биргән. Теркәү 15 январьгә кадәр дәвам итәчәк. Чарага 18-35 яшьлек кешеләр чакырыла. Республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, чара бүгенге экономик һәм сәяси шартларда авыл белән эшләүнең мөһимлеген күрсәтү өчен генә түгел, киләчәктә авыл яшьләре белән эшләү буенча өстенлекле юнәлешләрне билгеләү өчен дә кирәк.
Конгресста катнашучылар үзләренең компетенцияләрен һәм күнекмәләрен төрле мәйданчыкларда күтәрә алачаклар.
Проект Гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Президент грантлары фонды һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев