САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Халкым җәүһәрләре” җиңүчеләрен ачыклады +ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә – 19 ноябрь көнне район мәдәният йортында “Халкым җәүһәрләре” район фольклор бәйгесенең гала-концерты үткәрелде.

Бәйге иң элек районда дүрт зонада уздырылган иде. Иң яхшы номерлар гала-концертка үтте. Дүрт сәгать барган тамашада халык борынгыдан килгән иң матур йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, уеннарны искә төшерде, милли дә, моңлы да җырларыбызны тыңлап кинәнде. Бәйге җиңүчеләрен район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Аларны уңышлары белән Гүзәл Гәрәева һәм мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Бәйге турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев