САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләрдә очрый торган иң сәер фобияләр

Кешедә курку хисе булу — гадәти күренеш. Ләкин кайвакыт курку үзеңне контрольдә тота алмый башлый торган фобиягә әйләнергә мөмкин.

Фобияләр кешенең тормышына уңай йогынты ясамый, әлбәттә. Ә кайберләре бөтенләй психологик тайпылыш булып санала. Иң сәер фобияләр турында Яндекс.Дзен язган. 

1. Кумпонофобия — төймәләрдән курку. 

Мондый фобия белән интегүче кешеләргә сөенергә була. Хәзер күпчелек киемнәрдә төймәләрне замок һәм кнопкалар алыштырды. Тикшерүләр, мондый авыруның 75 мең кешедән 1 кешегә туры килүен күрсәткән. Кайвакыт кумпонофобияне аңа охшаш трипофобия авыруы белән дә бутыйлар. 

2. Фелинофобия — песиләрдән курку.

Бу йомшак, матур йорт хайваннарыннан ничек куркырга була дип уйларсыз. Ләкин песи күрү белән паникага бирелүче кешеләр була икән. Аларның бу хайванны очрату белән косасылары килә башлый, башлары әйләнә, йөрәк тибеше үзгәрә. 

3. Аутоматонофобия — кешегә охшаган муляжлардан курку хисе.

Аутоматонофоблар курчаклар, балавыз сыннары, манекеннар һәм башка «ялган» кешегә охшаш әйберләрне әйләнеп узалар. 

4. Аучлоклаустрофобия — гардероб яки шкафның ачык ишекләреннән курку.

Бу фобиядән җәфа чигүчеләр шкаф эченнән кем дә булса килеп чыгар дип курка. Гардеробның ишеге ачык булганда аучлоклаустрофоб хафага төшә, хәле начараюны тоя. 

5. Эргофобия — эштән курку.

Бу фобиянең ялкаулык белән уртаклыгы юк. Эргофоблар, гадәттә, эшләрендә уңышсызлыкка очраган кешеләр түгел. Бу авыру кайвакыт үз гомерләрендә бер тапкыр да эшкә чыгып карамаган кешеләрдә дә очрарга мөмкин. 

6. Гиппопотомонстросескиппедалофобия — озын сүзләрдән курку

Шаярту кебек тоелса да, мондый фобия, чыннан да, бар. Аны бик озын сүз белән атаганнар, бөтен ирония шунда гына. 

7. Селенофобия — айдан курку.

Селенофоблар, гадәттә, караңгылыктан куркалар. Чөнки ай төнлә чыга. 

8. Деипнофобия — табын артында зур компания белән утырудан курку.

Чит компаниядә бер кеше дә үзен уңай хис итми анысы. Ә деипнофоблар берничә сәгать ят компания белән өстәл артында утыру турында уйласалар да аңнарын югалтып егылырга мөмкин. Шуңа күрә алар төрле күңел ачу чараларына йөрмәскә тырышалар. Очраклы рәвештә килеп эләксәләр дә, аннан тиз генә китү җаен карыйлар. 

9. Талассофобия — зур судан курку хисе.

Кинәт кенә тирән диңгез яки океан уртасында берүзе калуга беркем дә шат булмас. Шуңа күрә талассофобия күпмедер дәрәҗәдә бөтен кешедә дә бар. Сүз уңаеннан, бу курку батып үлүдән түгел, ә билгесез тирәнлек һәм анда яшәүче төрле хайваннардан курку хисе.

10. Омфалофобия — кендектән курку.

Психотерапевтлар әлеге куркуны ана карыны һәм кендеккә карата җирәнү хисе белән бәйлиләр.  

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев