САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә малай һәм аның әтисе бөтен авылны янгыннан коткарган

Аларны бүләкләргә телиләр.

Самара өлкәсендә эколог булып эшләүче ир-атны һәм аның улын бүләкләргә җыеналар.

Анда чак кына бер авыл янмый калган. Фаҗига булдырмый калган өчен, алты яшьлек малай һәм аның әтисен бүләкләргә җыеналар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кырдагы үләнгә кемдер ут төрткән. Ут «дулкыны» чак кына торак йортларга күчми кала.

Бу вакытта биредә яшәүче эколог һәм аның нәни улы якыннан гына узып бара. Ялкынны беренче булып бала күреп ала.

Шуннан соң алар әтиле-уллы утны сүндерә башлыйлар, экстрен хезмәтләргә хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алты яшьлек малай һәм аның әтисе шактый мәйданда утны туктатырга өлгерә. Аларның өс һәм аяк киемнәре кызудан эри башлаган була, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак: http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/kechken-malay-m-any-tise-bten-avylny-yangynnan-kotkargan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев