САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә Җиһанов исемендәге Кыллы квартет концертлары циклы үтәчәк

Әлеге квартет 2022 елда Президент фондының мәдәни инициативалар грантына ия булган.

Алда билгеләп үтелгән шәһәрләргә гастрольгә чыгу да нәкъ грант ярдәмендә гамәлгә куела.
«Концертлар 10 марттан 24 майга кадәр узачак. Алар Казанның А. Пушкин исемендәге мәдәни үзәгендә һәм Халыклар дуслыгы йортында булачак. Әлмәттә „Нефтьче“ мәдәният йортында узачак. Нәтиҗәдә сигез концерт, дүрт программаны тамаша кылу мөмкинлеге. Концертлардан тыш, кыллы квартет өчен махсус язылган заманча композиторлар әсәрләре конкурсы уза. Шулай ук Казандагы И.Әүхәдиев һәм Әлмәттәге Ф. Яруллин исемендәге музыка колледжларында 4 мастер-класс үткәрү каралган», — дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры оркестры артисты, «Яңарыш. Яңа гасыр» проекты җитәкчесе Сергей Пономарев.

Һәр шәһәрдә квартет «Яңарыш. Яңа гасыр» циклының дүрт концерт программасын тәкъдим итәчәк: «Ялгыз тормыш тарихы» (Чайковский һәм Бородин), «Милли уйлану» (Еникеев, Әхмәтов, Ахиярова, Низамов), «Reflections» (Стравинский, Пендерецкий, Барток, Шульгоф) һәм «Француз импрессионизмы» (Дебюсси һәм Равель).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев