САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карлыган ишелеп уңсын өчен бәрәңге кабыгы кирәк!

Киләсе елга да карлыганнарыгыз уңсын дисәгез, хәзердән үк хәстәрли башлагыз.

Нәрсәнеме? Бәрәңге кабыгын. Бу турыда бер танышыбыз әйткән иде, ул вакытта игътибар итмәгәнбез. Аннан соң  газетадан укыгач, кулланып карарга булдым. Менә шуннан бирле карлыганнарыбыз ишелеп уңа бит, сөбханалла. Кая куеп бетерергә белмәссең. Газетада, бәрәңге кабыгын киптереп карлыган төбенә күмәргә диелгән. Бабаем киптереп тә тормый инде, карлыган тирәли салып чыга да балчык белән күмә, йә черемә белән. Яз да, көз дә. Хикмәте нидә бәрәңге кабыгының дисәгез, менә анысын үзебез дә аңлый алмадык инде. Хәер, баш та ватып тормадык артыгын, карлыганы булгач җитәр. Ярар, киңәш миннән, кулланып карау сездән. Үкенмәссез.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев