САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Каравон”нан быел нәрсә көтәргә?

Популяр ус фольклоры фестивале “Каравон” быел беренче тапекыр онлайн-форматта үткәреләчәк. Мастер-класслар, хоровод, концерт, “түгәрәк өстәл”ләр Instagram, «ВКонтакте» и Facebook ка күчәчәк. Тамашачылар исә – социаль челтәрләрнең күп санлы аудиториясе.

Бәйрәм чаралары 18 майда Никольское авылында башлана һәм 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көнне 13.00 сәгатьтә бәйрәм бизәнү әйбере “Борок”ны ясау буенча мастер-класс була. 16.00 сәгатьтә – Никольское рус костюмы турында хикәя.
19 май. 13.00 сәгатьтә – “Ложкины посиделки”. Музыкаль инструментларда уйнау буенча мастер-класс. “Хомут” бәйрәм бизәнү әйбере ясау буенча мастер-класс. 14.00 сәгатьтә – “Татарстан Республикасының рус телле халкы традицион мәдәнияте” дигән темага “түгәрәк өстәл”.20 май. 13.00 сәгатьтә – Лаеш районы Никольское авылының бәйләнгән хатын-кыз костюмы комплексы буенча мастер-класслар күрсәтү.
21 май. Никольское “Каравон”ының җыр жанры.
22 май. 10.00 сәгатьтә – “Каравон” бәйрәме турында сөйләү һәм күрсәтү. 13.00 сәгатьтә – Коллективлар чыгышы.
23 май. Балалар һәм халык фольклор ансамбльләре, халыкара фестивальләр, шоу, форумнар җиңүчеләре чыгышлары.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча “Каравон” дәүләт дәрәҗәсендәге бәйрәм булып тора һәм ул ел саен Лаеш районының Никольское авылында үткәрелә. Май аенда Казаннан 35 километр ераклыкта булган бу авылга бөтен республикадан һәм регионнардан фольклор сәнгатен үз итүчеләр җыела, аларның саны 20 меңнән артып китә, ә катнашучылар 2 меңнән артык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев