САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кадрлар резервы” республика проекты катнашучылары Сарман гимназиясендә “Без – Татарстан патриотлары” уенын үткәрде

Узган атнада Сарман гимназиясендә патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге интерактив уен үтте. Аны "Кадрлар резервы" IX сезон республика проекты катнашучысы Алия Салахова оештырды. Интерактив уенда бишенче һәм тугызынчы класстан алып унберенчегә кадәр 80 укучы катнашты. Уен барышында укучылар Татарстан Республикасында дәүләт символикаларын билгеләделәр, "Мин беләм" викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Моннан тыш,...

Узган атнада Сарман гимназиясендә патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге интерактив уен үтте. Аны "Кадрлар резервы" IX сезон республика проекты катнашучысы Алия Салахова оештырды. Интерактив уенда бишенче һәм тугызынчы класстан алып унберенчегә кадәр 80 укучы катнашты. Уен барышында укучылар Татарстан Республикасында дәүләт символикаларын билгеләделәр, "Мин беләм" викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Моннан тыш, соңгы биш елда Татарстандагы мөһим казанышларны барладылар. Чара кысаларында "Мин - патриот" акциясе дә үтте. Теләгәннәр "Минем Татарстаным - минем Республикам" темасына открытка ясады. Иң активлар истәлек бүләкләренә лаек булды.

Шул да билгеле булсын, "Кадрлар резервы" республика проеты 2009 елдан бирле Татарстан яшьләр эше һәм туризм министрлыгы канаты астында "Татарстан Республикасы иҗди яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан тормышка ашырыла. Проектның максаты - яшь лидерларны, иҗтимагый яшьләр берләшмәләре, студентлар үзидарәсе җитәкчеләрен сайлап алу, укыту системасын формалаштыру, яшьләрнең активлыгын арттыру, төрле иҗтимагый өлкәләрдә эшлекле шәхси сыйфатларын үстерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев