САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимердә «Карга боткасы» пешерделәр

Борынгы заманнарда кешеләр язны үз канатлары очында каргалар китерә дип санаганнар. Шуңа күрә кар эреп, беренче инешләр барлыкка килү белән, каргалар очып килү хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган.

Шул уңайдан бүген Юлтимер мәктәбендә «Карга боткасы» бәйрәме узды. Мәктәптә милли традицияләрне, йолаларны онытмыйлар. Саф һавада, учак өстенә куелган казанда пешкән ботка аеруча тәмле була шул! Ә калган ботканы ерак юлдан туган якка кайткан кошларга дип төрле урыннарга салып калдырдылар. Чөнки аларга ризык табу мөмкинлеге чикле була бит әле иртә язда.

— Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт яусын, икенче елга да күрешергә язсын, — дигән теләк белән таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев