Иске Минзәләбаш мәктәбендә  көзге бәйрәм узды
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбендә көзге бәйрәм узды

.

Иске Минзәләбаш мәктәбендә матур көзге бәйрәм уздырылды. Бәйрәм "Көзге фантазия" дип аталган күргәзмә белән башланып китте. Укучылар әти-әниләре, укытучылары белән бергә матур көзге экспозицияләр ясадылар. Нинди генә кул эшләре юк иде: кабаклар, ташкабаклар төрле хайваннарга әйләнгәннәр, көзге картиналар һәм башкалар.

Бәйрәм ярминкә белән дәвам итте. Сату гөрләп барды. Укучылар үзләрен сатучы ролендә сынап карадылар.


Нет комментариев