САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәктәбе лагерена йөрүче балалар балык тоттылар

Кичә Иске Минзәләбаш мәктәбе лагерена йөрүче балалар балыкчылар булдылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләр һәм челтәрләре алып килделәр. Иртәнге аштан соң тезелешеп елга буена төштеләр. Баргач та, балалар кармакларын суга салдылар. "Дуслык" отрядыннан Илназ иң күп балык тотучы булды. Һәркемнең күзендә очкын кабынды. Барлык балаларга да балык эләкте. Бик нык...

Кичә Иске Минзәләбаш мәктәбе лагерена йөрүче балалар балыкчылар булдылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләр һәм челтәрләре алып килделәр. Иртәнге аштан соң тезелешеп елга буена төштеләр. Баргач та, балалар кармакларын суга салдылар. "Дуслык" отрядыннан Илназ иң күп балык тотучы булды. Һәркемнең күзендә очкын кабынды. Барлык балаларга да балык эләкте. Бик нык тамаклары ачып, арып-талып, төшке ашка кайтып җиттеләр. Ашаганнан соң мәктәп мәйданчыгында төрле уеннар уйнадылар.

Бүгенге көн исә, гадәттәгечә, иртәнге гимнастика белән башланды. Балалар Сәламәтлек утравына бардылар. Көн сәламәтлек турында сөйләшеп, сәламәт булуның серләре белән уртаклашып узды. Аннан соң "Сарман" кинотеатры килде. Ул "Хитрюга Джек" дигән мультфильм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев