САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер авылының «Миләш» балалар бакчасында спорт бәйрәме булды.

Иске Кәшер балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Зур абый да солдат булган!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе - спорт бәйгесе булды. Бу бәйрәмгә шушы бакчада тәрбияләнгән, инде хәрби хезмәттә булып кайткан, хәзерге вакытта кечкенә эне-сеңелләре бакчага йөрүче солдат-егетләр чакырылды. Алар балаларга армиядәге тәртипләр, кайсы өлкәдә, кайсы төбәктә хезмәт итүләре турында...

Иске Кәшер балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Зур абый да солдат булган!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе - спорт бәйгесе булды. Бу бәйрәмгә шушы бакчада тәрбияләнгән, инде хәрби хезмәттә булып кайткан, хәзерге вакытта кечкенә эне-сеңелләре бакчага йөрүче солдат-егетләр чакырылды. Алар балаларга армиядәге тәртипләр, кайсы өлкәдә, кайсы төбәктә хезмәт итүләре турында сөйләделәр.

Балачак хәтирәләрен яңартып, бакчада булган кызыклы вакыйгаларны, кайсы урында йоклауларын, кайсы өстәл артында утыруларын искә төшерделәр.

Бәйрәм балаларның җыр-биюле музыкаль күчтәнәченнән соң спорт бәйгесе белән дәвам итте. Балалар абыйлары белән бергәләп җитезлектә, өлгерлектә, кыюлыкта көч сынаштылар.

Патриотик рухта үткәрелгән бәйрәм, балаларда Ватанга мәхәббәт, Туган илгә карата горурлык, бер-берсенә булган дуслык, иптәшлек хисләрен ныгытуга һичшиксез үзенең өлешен кертер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев