САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Кәшердә эксклюзив аяк киемнәре тегә башлаганнар

Җирлектә кул эшләре осталары күп.

Күннән тегелгән бизәнү әйберләре хакында без язып чыккан идек инде. Быел, Россиядә Гаилә елы уңаеннан, урта мәктәп укучыларының гаилә шөгыльләрен барлаганнар. Алар арасында кул осталары — тегү-чигү, бәйләү, пешеренү белән мавыгучылар да бар. Умарта тотучы, укырга яратучы, эшмәкәр гаиләләр дә исәпләнә. Хәтта эксклюзив аяк киеме тегүче осталар барлыгын да белдек. Барысының да кул эшләре күргәзмәгә куелган иде.

Җирлектә узган җыен башланганчы, район башлыгы Фәрит Хөснуллин туган якны өйрәнү музеенда булды, үзешчән сәнгать осталары чыгышын карады. Җыенны ачып, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. Аннан «Җәлил» агрофирмасы җитәкчесе Раушан Гәрәев, участок инспекторы Рөстәм Сәлемгәрәев чыгыш ясадылар.

Районның узган елгы нәтиҗәләре, социаль-икътисади үсеш турында район башлыгы Фәрит Хөснуллин сөйләде. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев