САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексазда кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурска йомгак ясалды

2016 елны Илексаз авыл халкы үзенчәлекле итеп каршы алырга булды. Балаларны һәм авыл яшьләрен бәйрәмгә әзерлеккә киңрәк тарту максатыннан, Үзәк урамда чыршы янында кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурс игълан ителде. Беренче көннәрдән үк балалар һәм укучылар үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары белән берлектә авыл уртасындагы "әкият шәһәрчеге" ясарга керештеләр. 15...

2016 елны Илексаз авыл халкы үзенчәлекле итеп каршы алырга булды. Балаларны һәм авыл яшьләрен бәйрәмгә әзерлеккә киңрәк тарту максатыннан, Үзәк урамда чыршы янында кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурс игълан ителде. Беренче көннәрдән үк балалар һәм укучылар үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары белән берлектә авыл уртасындагы "әкият шәһәрчеге" ясарга керештеләр.

15 декабрь көнне конкурска йомгак ясалды, чыршы уты кабызылды. Ясалган сыннар, корылмалар арасында иң матурлары: авыл балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты, медпункт.

Аерым гаиләләр: Нигъмәтуллиналар, Шәймиевләр, Хәсәновлар, Сәлахетдиновларныкы иң матурлары булды.

Конкурсның үзенчәлеге шунда - Илексаз авылыннан район үзәге Сарманга йөреп укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бигрәк тә "Ләйсән" балалар бакчасы, Сарман урта мәктәбе, гимназия, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең хезмәтен конкурс комиссиясе югары бәяләде.

"Сарман" газетасы каршындагы яшь хәбәрчеләр түгәрәге әгъзалары (барысы да Илексаз мәктәбе укучылары) үзенчәлекле логотип ясадылар.

Конкурста җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Кыш бабай бүләкләр өләшәчәк. Бәйрәм чаралары 27 декабрь 12.00 сәгатьтә башлана.

15 декабрьдән 2016 елның 14 гыйнварына кадәр "әкият шәһәрчеге"ндә кизү тору графигы булдырылды.

Шулай ук укыгыз:

"Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзалары Илексазда безнең исемнән фигура ясаганнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев