16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Зур Нөркәйдә кар сыннары ясадылар
Зур Нөркәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа елга әзерлекне кар сыннары ясаудан башлап җибәрделәр. Шулай ук укыгыз: Илексазда кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурска йомгак ясалды
-
Илексазда кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурска йомгак ясалды
2016 елны Илексаз авыл халкы үзенчәлекле итеп каршы алырга булды. Балаларны һәм авыл яшьләрен бәйрәмгә әзерлеккә киңрәк тарту максатыннан, Үзәк урамда чыршы янында кардан төрле сыннар, корылмалар ясау буенча конкурс игълан ителде. Беренче көннәрдән үк балалар һәм укучылар үзләренең әти-әниләре, әби-бабайлары белән берлектә авыл уртасындагы "әкият шәһәрчеге" ясарга керештеләр. 15...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Җәлилдән Алия Григорьева
"Безнең Җәлил Мәдәният сараена хайваннар күргәзмәсе килгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Чөнки анда мин зур куркыныч елан белән фотога төшкәндә бик нык курыкканмын, нәтиҗәдә иелгән баш белән фотога төшкәнмен. Соңыннан без маймыл янына баргач, ул минем башлыгымда эленеп торган алмаларны үзенең тәпиләре белән тотып карады һәм шулай минем кәефемне...
-
Кар сыннары "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә ямь биреп тора
Мәгълүм булганча, 18 декабрьдә район үзәгендә иң матур бизәлгән бина һәм ял паркында иң матур кар сыны билгеләнәчәкләр. Без комиссия килүенә әзерләнеп куйдык - редакция тирәсен сыннар белән бизәдек. Әле безнең ял паркында менә шундый матур пингвиныбыз да бар.
-
2016 елда районда су объектларын саклап калуга зур игътибар биреләчәк
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы елга исем бирү турындагы Указга кул куйды. 2016 елны Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан иттеләр. Бу елны җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклап калу һәм торгызу, сулы биологик ресурслар тирәлеген саклау, халык өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтү күздә тотыла. Миңнеханов 2016 елны Идел һәм...
-
Сарманда җәяүле баланы машина бәргән
15 декабрьдә 15.10 сәгатьтә Сарманның Ленин урамында җәяүле бала катнашында юл һәлакәте булды. Сарман урта мәктәбе укучысы юл кырыннан барганда, кинәт йөгереп юлга чыга һәм аны Лада Калина машинасы бәрдерә. Баланың киемендэ яктырткыч элементлар да булмый. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
-
Районда ХI мөселман кино фестивале үтте
15 декабрьдә Сарман һәм Җәлил кинотеатрларында ХI мөселман кино фестивале үтте. Фестивальдә күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгатъ эшлеклесе Рабит Батулла һәм режиссер Фәрит Дәүләтшин катнашты. Биюче Рудольф Нуриевнең балачак һәм үсмер чорларын чагылдырып төшерелгән «Рудольф Нуриев. Рудик», «Леди Хук» кинофильмнары күрсәтелде. Фильмның авторы - Рабит Батулла, режиссеры - Фәрит...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото". Мортыштамактан Рамил Гайсин
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында яңа катнашучы - Мортыштамак авылыннан Рамил Гайсин. Фотода аңа 5 яшь. Аны Радик Гайсин җибәрде.
-
Район җитәкчеләренең смотр-концертын халык һаман искә ала әле
Узган атнада район үзешчәннәре концертлары тәмамланды. Соңгылардан булып район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләренең смотр-концерты үтте. Концертны икенче көнне дә кабатлап күрсәттеләр. Аннан соң бер атна вакыт үтсә дә, халык һаман аның турында сөйләшә - кызыклы концерт беркемне дә битараф калдырмады. Тулырак язманы газетабызның 16 декабрь саныннан укыгыз. Лилия Сабирова...