САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбендә халыкара тынычлык көнен билгеләп үттеләр

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 нче сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 31 ел тулды. Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә дә әзерлек эшләре булды. 20 нче сентябрь көнне һәр класста "Мин тынычлык яклы" исемле класс сәгатьләре узды. Укучылар тынычлык символы булган күгәрченнәрне...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 нче сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 31 ел тулды.
Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә дә әзерлек эшләре булды. 20 нче сентябрь көнне һәр класста "Мин тынычлык яклы" исемле класс сәгатьләре узды. Укучылар тынычлык символы булган күгәрченнәрне ясадылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу чарадан читтә калмадылар. Әңгәмә ахырында үзләре ясаган күгәрченәрен буядылар.
Ә инде 21 нче сентябрь көнне 9.30 да күгәрченнәр белән берлектә төрле төстәге шарларны һава очырдылар.
Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 нче сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев