САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илексаз мәктәбе укучысы "Илһам" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады

Та­тар те­лен, әдә­би­я­тын, мә­дә­ни­я­тен сак­лау һәм үс­те­рү, уку­чы­лар­да әдә­би­ят­ка, сән­гать­кә кы­зык­сы­ну уя­ту, әдә­би иҗат­ка сә­лә­те бул­ган яшь­ләр­не ачык­лау мак­са­тын­нан, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы Та­тарс­тан Язу­чы­лар оеш­ма­сы бе­лән бер­лек­тә та­тар те­лен­дә иҗат итү­че мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да «Ил­һам» бө­тен­рос­сия яшь язу­чы­лар бәй­ге­се игъ­лан ит­кән иде. Бәй­ге­гә бе­рен­че тур та­ләп­лә­ре бу­ен­ча...

Та­тар те­лен, әдә­би­я­тын, мә­дә­ни­я­тен сак­лау һәм үс­те­рү, уку­чы­лар­да әдә­би­ят­ка, сән­гать­кә кы­зык­сы­ну уя­ту, әдә­би иҗат­ка сә­лә­те бул­ган яшь­ләр­не ачык­лау мак­са­тын­нан, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы Та­тарс­тан Язу­чы­лар оеш­ма­сы бе­лән бер­лек­тә та­тар те­лен­дә иҗат итү­че мәк­тәп уку­чы­ла­ры ара­сын­да «Ил­һам» бө­тен­рос­сия яшь язу­чы­лар бәй­ге­се игъ­лан ит­кән иде. Бәй­ге­гә бе­рен­че тур та­ләп­лә­ре бу­ен­ча экс­перт­лар төр­ке­ме та­ра­фын­нан бар­лык әсәр­ләр ара­сын­нан иң ях­шылары сай­лап алын­ды.

«Ил­һам» бәй­ге­се­нең икен­че ту­ры - зо­на эта­бы безне Әл­мәт шәһәрендә каршы алды. 30 мартта шә­һә­р­нең Риза Фәхреддин исемендәге беренче татар гим­на­зи­я­се акт­лар за­лын­да яшь язу­чы­лар­ны ка­бул ит­те. Жю­ри әгъ­за­ла­ры ара­сын­да Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Минзифа апа Әхмәтшина, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Данил Салихов, филология фәннәре кандидаты, доцент, "РФ гомум белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре", Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Рәфкать Шаһиев бар иде. Алар Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы­ның мил­ли бү­ле­ген­дә әй­дәп ба­ру­чы белгече Рузал Кәримов бе­лән бер­лек­тә икен­че тур­га үт­кән әсәр­ләр­нең ав­тор­ла­ры бе­лән та­ныш­ты, уку­чы­лар­ны тың­ла­ды, бә­я­лә­де. Ка­зан­нан кил­гән мәр­тә­бә­ле әдип­лә­ре­без яшь ка­ләм ия­лә­ре­нә төп­ле ки­ңәш­лә­рен бир­де, өмет­ле ба­ла­лар­га иҗат уңыш­ла­ры те­ләде.Тагын дүртенче зонада иҗатчыларны тыңлагач, нәтиҗәләрнең билгеле булачагын әйттеләр. Сарман районыннан Илексаз мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Аида Байхуҗина чыгыш ясады. Укытучысы - Гөләндәм Хәлиуллина. Ул ике номинациядә - проза һәм драматургия - зона турына узган иде. Аида уңышлы чыгыш ясады.

Гөләндәм Хәлиуллина Илексаз мәктәбенең татар теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев