САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе укучылары яңа һөнәрләре белән танышуларын дәвам итәләр

Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, кунакта почта хезмәткәре - Зарипова Гүзәлия Мирзиян кызының эш урынында булдылар. Авыл җирлегендә почтальон - һәр йортта көтеп алынган кунак ул. Гүзәлия апа берничә ел дәвамында хат ташучы булып эшләп авылдашларының ихтирамын казанган. Очрашуда укучыларга әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырды: аның...

Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, кунакта почта хезмәткәре - Зарипова Гүзәлия Мирзиян кызының эш урынында булдылар. Авыл җирлегендә почтальон - һәр йортта көтеп алынган кунак ул.
Гүзәлия апа берничә ел дәвамында хат ташучы булып эшләп авылдашларының ихтирамын казанган.
Очрашуда укучыларга әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләре белән таныштырды: аның авыр да, шул ук вакытта кызыклы да эш булуын сөйләп үтте ул.
- Авыл халкы почта таратканымны дүрт күзләп көтеп торалар. Мин аларга хат ташучы буларак кына түгел, сер сандыгы буларак та хезмәт итәм. Борчуларын гына бүлешеп калмыйм, кирәк чакта киңәшләремне дә биргәлим. Пенсия һәм пособие акчаларын тапшыргач, коммуналь һәм башка хез¬мәт¬ләр өчен түләүләрне дә кабул итәм әле.
Авыл кешесенең телевизор карап утырырга вакыты бик әз кала. Алар хуҗалыктагы эш¬ләрен тәмамлап, өйгә кер¬гәч, ял иткәндә рәхәт¬ләнеп газета-журналлар укып юаналар. "Сарман" газетасы аша районыбызның яңалыклары белән танышалар,, - дип сүзен дәвам итте Гүзәлия ханым.
Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Гүзәлия апа алар күңеленә юл тапты: бу һөнәргә мәхәббәт уята алды.
Ни генә дисәң дә, почтальоннар - хат ташучылар без¬гә яхшы хәбәрләр, өр-яңа мәгълүматлар, яңалыклар алып килүчеләр алар.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина
Фото авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев