САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илексаз мәктәбе укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә

Россиянең иң зур тәхетенә -Ил башлыгы - Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Сәламәтлек саклау, белем бирүдә, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Илексаз мәктәбе укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты! Президент кәнәфиендә утыру...

Россиянең иң зур тәхетенә -Ил башлыгы - Президент кәнәфиенә менеп утырсаң, син ниләр эшләр идең? У-у-у-у, беләм-беләм, хәзер йөзләгән әйберне санап китәчәксең. Сәламәтлек саклау, белем бирүдә, яшьләргә эш булмау һәм тагын миллионлаган проблема. Ә Илексаз мәктәбе укучылары эшне нәрсәдән башласаң, яхшы килеп чыгачагын төгәл белә булып чыкты!
Президент кәнәфиендә утыру ул хөлләле Хуҗа Насретдинның патша тәхетендә утыруы белән бер түгел шул! Монда акыл белән, шаярмыйча гына идарә итәргә кирәк. Бар эшең дә халыкның тормышын яхшырту өчен юнәлтелгән булырга тиеш. Менә шушы фикерләрне алар - 6 нчы сыйныф укучысы Хәлиуллина Гүзәл (татар телендә) һәм Салахова Алсу (рус телендә) эссе язып чагылдырдылар.
23-25 нче мартта Санкт-Петербург шәһәрендә узачак "Әгәр мин президент булсам" Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесендә 1 нче турны җиңеп, 2 нче турга үттеләр
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X