.
22-23 гыйнвар көннәрендә авыл җирлекләренең хатын-кызлары арасында волейбол ярышлары үтте . Аларда 14 команда катнашты. Нәтиҗәдә данлыклы Илексаз волейболчылары җиңү яуладылар. Республикакүләм дә зур уңышларга ирешкән команда белән финалда очрашкан Әлмәт авыл җирлегенең кызлар җыелма командасы икенче булды. Иске Кәшер авыл җирлеге волейболчылары өченче урынны яуладылар. Кәүҗияклеләр дүртенче урынга чыктылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, кубоклар, медаль һәм грамоталар тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз