Җиңүчеләр арасында сарманлылар да бар
Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җиңү ядкәре" исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер...
Intertat.ru редакциясе Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар арасында "Җиңү ядкәре" исемле бәйге уздырган иде. Ул укучыларда зур кызыксыну уятты. Шушы үткән бер-ике ай эчендә Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык иҗади эш кабул ителгән. Шулар арасында Илексаз мәктәбенең 8 нче класс укучысы Фәрхетдинов Илназның да эше бар. Ул авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Әхмәтҗәнов Шәрифҗан ага һәм аның сугыш истәлекләре турында укучыларга үзенең язмасын тәкъдим иткән иде. Аның эше Intertat.ru сайтында урын алды һәм ул Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев