Якташыбыз операциядәге егетләргә Яңа ел күчтәнәче тапшырып кайтты
Гомерен Ватанны саклауга багышлаган, бүгенге көндә Сочи шәһәрендә яшәүче якташыбыз – отставкадагы полковник Рәшит Заһиров шәһәрнең мәдәни үзәге рәисе вазифаларын башкара, телебезне, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклау буенча актив эш алып бара.
Ул шулай ук Сочи шәһәренең Адлер районында Краснодар крае иҗтимагый оешмасының «Запастагы офицерлар союзы» бүлекчәсен җитәкли. Махсус операция башланганнан бирле, үз машинасында операциядә катнашучыларга регуляр рәвештә гуманитар ярдәм илтә.
– Барлыгы 11 тапкыр булдым. Анда үзебезнең татар-башкорт җәмгыятенә йөргән, махсус операциягә Сочидан киткән дүрт милләттәш егетебез дә хезмәт итә. Мин аларның һәм башкаларның хәлен белешеп, күчтәнәчләр тапшырып кайтам. Гуманитар ярдәмне җыюда Сочи халкы да, запастагы офицерлар да, татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары да катнашалар. Шушы көннәрдә тагын Украина якларыннан әйләндем, егетләргә Яңа ел күчтәнәче тапшырып кайттым, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев