САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәерле җомга кичләре белән сезне, дуслар!

Изге җомга көннәре мөбарәк булсын! Күршеләр белән дус яшик! Күрше - ул өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, транспортта, эштә яки сыйныфта бергә утырган кеше дә күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып Пәйгамбәребез (с.г.в.)хәдисе килә.Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә иман китерсә, күршесенә изгелек кылсын...

Изге җомга көннәре мөбарәк булсын! Күршеләр белән дус яшик!
Күрше - ул өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, транспортта, эштә яки сыйныфта бергә утырган кеше дә күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып Пәйгамбәребез (с.г.в.)хәдисе килә.Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә иман китерсә, күршесенә изгелек кылсын (Әбү Дауд риваять иткән). Күршеләрне сүз белән рәнҗетү яки гамәл белән җәфалау - гөнаһ гамәл.
Күршелек хакы җәфаламаудан гына гыйбарәт түгел, бәлки аларның холыкларына түзү, сабыр булу, холыксызлык күрсәтсәләр дә, аларга игелек күрсәтү. Күпләребез Мөхәммәд пәйгамбәрнең яһүд күршесе турындагы хикәятне хәтерлидер. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең күршесе яһүд һәр көн иртән аның капка төбенә чүп-чар чыгарып ташлый торган булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр һич кенә дә зарланмаган, күршесенә бер сүз дә әйтмичә, чүпне алып куя торган булган. Ә бервакыт капка төбендә чүп-чар күренми башлаган. Пәйгамбәребез, күршесе өчен борчылып, хәл белергә кергән. Баксаң, ул чирләп киткән икән. Шуннан яһүд күрше иман китергән.
Пәйгамбәр (с.г.в.): "Җәбраил күрше хакында шулкадәр васыять кылды ки, хәтта күрше күрше малына варис булачагы хакында Аллаһы Тәгаләдән әмер киләчәк дип уйлый башладым", - дип әйткән.
Ислам юлы белән баручы йомшак, киң күңелле мөселман кешесе күршесенең шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итә (хәдис).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев