САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәл Уразова инстачыларына Яңа ел бүләкләре тарата

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тамашачыларның теләген тормышка ашырырга булган. Ул инстачыларга Яңа ел бүләкләре таратачагын инстаграм битенә язган.

- Яңа елга нинди теләкләрегез бар дип сораган идек. Әлеге пост астында булган теләкләрнең берничәсен тормышка ашырырга вәгъдә иткән идек. Без билгеләгән кешеләр миңа директка языгыз әле, зинһар. Тагын бер кат Яңа еллар белән сезне. Теләгән теләкләрегез тормышка ашсын, иң мөһиме - сәламәт булыгыз! Без сезне яратабыз, — дип язган Гүзәл Уразова.

Инстачылар җырчының бу гамәлен хуплаган: «Нинди изге кешеләр сез, молодцы. Хәзерге заманда нинди бүләк булса да рәхмәт, тик исәнлек - иң зур бүләк. Шуңа күрә мин сезнең гаиләгезгә нык сәламәтлек телим, зур бәхетләр, шатлыклар, тыныч тормышлар чын күнелдән», «Кешелерне шатландырган өчен сезгә бишләтә кайтсын шатлык», «Үзеңнең гаиләңне генә түгел, башка кешеләрне дә бәхетле итәсең. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Күп еллар иҗатың белән тамашачыларны сөендереп тор. Сине халык Хәния Фәрхине яраткан кебек ярата. Бәхетле булыгыз!» — дигәннәр.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/06-01-2022/nindi-izge-keshel-r-sez-g-z-l-urazova-instachylaryna-ya-a-el-b-l-kl-re-tarata-5846586

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев