САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галиевләр гаиләсе медальгә лаек булды

26 декабрь көнне район мәдәният йортында Театр елы уңаеннан оештырылган “Тормыш көзгесе” районкүләм театр фестивален йомгаклау тантанасында Рафис, Гөлүсә, Алинә һәм Алмаз Галиевләргә “Театраль династия” дигән истәлек медале тапшырылды.

Бу зур бүләккә Галиевләр районда театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен лаек булдылар. Белгәнебезчә, Гөлүсә ханым – район берләштерелгән клублар системасы директоры, аның кызы Алинә һәм улы Алмаз да күп еллар инде район халкына мәдәният хезмәте күрсәтәләр. Гаилә башлыгы Рафис әфәнде дә гомер буе мәдәният һәм сәнгатьтән аерылмый, тамашачыларны кызыклы рольләре, оста уйнавы белән сөендереп яши.
Әлеге истәлекле бүләккә ия булулары белән аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев