САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрзәнә апа 90 яшендә дә тегү тегә, оекбаш бәйли

.

 Бүген Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Закирова Фәрзәнә Галләми кызына 90 яшь тулды. 
 Фәрзәнә апа Апас районының Апас авылында туып-үсә. Шактый еллар типографиядә хәреф җыючы, аннан соң райпода склад мөдире, тегүче булып эшли, лаеклы ялга да шул хезмәтеннән чыга. Тормыш иптәше Мөслих абый белән ике бала үстерә. 1990 елдан бирле Җәлил поселогында улы Шамил һәм килене Флера тәрбиясендә гомер кичерә. 
 Фәрзәнә апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең  инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфетдинов тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Фәрзәнә апага матур теләкләрен шулай ук Җәлил поселогы Башкарма комитеты хезмәткәре Эльвира Хәлиуллина җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды. 
 Фәрзәнә апа хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев