САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәридә апа “токарь” яшьлеген искә төшерә

Сарманда яшәүче Фәридә Закирова токарь һөнәрен 1965 елда үзләштерә.

“Сельхозтехника” берләшмәсенең Сарман бүлекчәсе терлекчелек каралтыларын механикалаштыру цехы мастерскоенда 13 ел хезмәт куя ул. Һәр елны планнарын арттырып үти. Мәсәлән, 1977 елны ул җиткерелгән планны 134 процентка үтәп төгәлли. 1978 ел башында исә, социалистик ярышта җиңеп чыккан өчен, СССР Министрлар Советы Бөтенсоюз “Сельхозтехника” берләшмәсенең Почетлы дипломы белән бүләкләнә. Гомумән, Фәридә апа тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар төрле дәрәҗә Почет грамоталарына, башка бүләкләргә ия була.
- Чиләбедә тимер юл салган җирдән әни янына кунакка кайткач, кире китәсем килмәде. Эш эзләп йөргән җирдән “Сельхозтехника” берләшмәсенең токарьлык цехына барып кердем. Станокны күрдем дә, исем китеп карап тордым. Ә үзем: “Эх, менә шунда эшләсәң иде. Ничек эшли микән бу станок?” – дип уйлыйм. Мине бу хезмәтнең нечкәлекләренә ул елларның данлыклы токаре Михаил Горшунов өйрәтте. Бик яратып эшләдем, - дип искә ала ул “токарь” яшьлеге турында.
Ләкин, еллар үткән саен, тырыш, карусыз, эшчән Фәридә апа өчен дә бу хезмәт авырлаша башлый.
- Көне буе аяк өстендә торырга кирәк, кулдан тимер төшми, күзне станоктан берничә секундка да алып булмый. Бу эш белән кызыксынучы хатын-кызлар күп булды. Ләкин берсе дә бер айдан артыкка тоткарланмады, - ди ул.
Соңыннан ул шунда ук ул елларда “обменный” дип йөртелгән складка мөдир булып күчә, лаеклы ялга да шуннан чыга.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

#ХатынкызЭшетүгел #НеЖенскаяРабота#RussianWoman#8Марта2022

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ХатынкызЭшетүгел #8Марта2022 #RussianWoman #НеЖенскаяРабота