САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләүче пенсионерлар игътибарына: 2018 елдан тулы күләмдәге пенсия эштән туктаган айның икенче аеннан башлап түләнә башлый

2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә кабул ителгән 134 Федераль канун үз көченә керә. Бу канун нигезендә "Иминият пенсияләре" турындагы 400 Федераль канунның 26.1 санлы матдәсенә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр нигезендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә эштән туктап өч ай үткәннән соң, әмма эштән туктаган айдан соң килгән айдан башлап...

2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә кабул ителгән 134 Федераль канун үз көченә керә. Бу канун нигезендә "Иминият пенсияләре" турындагы 400 Федераль канунның 26.1 санлы матдәсенә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр нигезендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә эштән туктап өч ай үткәннән соң, әмма эштән туктаган айдан соң килгән айдан башлап индексация ясалачак.

Мәсәлән, пенсионер 2017 елның декабрендә эштән туктаган икән, пенсия 2018 елның 1гыйнварыннән индексацияләнәчәк һәм 2018 елның апрелендә түләнәчәк(тулы өч айдан соң: январь, февраль, март), ягъни январь, февраль, март айлары өчен "төшеп калган" индексацияләнгән пенсия белән индексацияләнмәгән пенсия сумманың аермасы апрель аенын пенсиясенә өстәп түләнәчәк.

Әгәр пенсионер январь аенда эштән туктаса, пенсиясе 1 февральдән индексацияләнә, әмма аермасы(февраль, март, апрель ае өчен) май ае пенсиясенә өстәп түләнәчәк.

Кызганычка каршы, Пенсия фонды тарафыннан 2018 елга кадәр "төшеп калган" индексацияне исәпкә алып кабул ителгән карарларга, канунның үз көченә 2018 елның 1 гыйнварыннан гына керүе сәбәпле, бу норма кагылмый.

Кайнар элемтә ПФР 8 800 302 2 302

Россия пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе контакт үзәге (843)279-27-27

Онлайн консультацияләр Telegram +7 (927)419-27-27, Bot Telegram telegram.me/PFRTATARbot Интернет-сайтлар www.pfrf.ru , sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

www.ok.ru/group/58408636907571 telegram.me/opfr_rt Россия пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев