САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елның иң яхшы тәнкыйтьчесен ачыклыйбыз

Хөрмәтле дуслар, Сез кемнәрне “Ел тәнкыйтьчесе” исеменә тәкъдим итәр идегез?

Гадәттә, ел ахырында эшләнгән эшләргә йомгак ясала, нәтиҗә чыгарыла. Без дә үзебезнең хезмәтләргә анализ ясадык һәм социаль челтәрләрдәге эшчәнлек буенча “Елның иң яхшы тәнкыйтьчесе” дигән бәйге оештырырга булдык.
Тәнкыйть – кирәкле нәрсә. Нәкъ менә кимчелекләреңне төртеп күрсәтүче, җитешсезлекләреңә төзәтмә кертүче булганда, икенче күзлектән карый башлыйсың. Без аларга рәхмәтле. Андыйлар да кирәк. Алар тагын да тырышып эшләргә, ниндидер үзгәрешләр кертергә, тормышны яхшыртырга этәргеч бирәләр.
Хөрмәтле дуслар, Сез кемнәрне “Ел тәнкыйтьчесе” исеменә тәкъдим итәр идегез? Үз вариантыгызны комментарийларда калдырыгыз. Аннан җиңүчене бергәләп билгеләрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев