САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы бала тәрбияләү ялын озайтырга һәм аны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итә

Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына ана кешенең хезмәт стажына кертелә. "Гадел Россия" партиясе депутатлары бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә, дип яза...

Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына ана кешенең хезмәт стажына кертелә.

"Гадел Россия" партиясе депутатлары бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу вакыт, пенсия билгеләү өчен, хезмәт стажы булып саналырга тиеш. Закон проекты Дәүләт Думасына кертелгән. Бу хакта федераль ММЧ хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

"Россиядә 1,5 яшьтән кечкенә балалар өчен ясле төркемнәре бик аз булу сәбәпле, яшь баласы булган хатын-кыз эшкә урнаша алмый. Ул тулысынча гаиләсе һәм әйләнә-тирәдәгеләр ярдәменә бәйле була", диелгән закон проктына аңлатмада.

Моннан тыш, депутатлар иминият стажының максималь чорын 6 елга кадәр чикләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Аларның фикеренчә, "бу чара балалар саны артуга китермәячәк".

Әлегә 1,5 ел бала тәрбияләү вакыты гына әни кешенең хезмәт стажына кертелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев