САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әдәби марафонда теләгән һәркем катнаша ала

20 октябрьдә Казан шәһәренең "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә XIII Дөньякүләм Әдәби марафон тантанасы үтте.

Аңа Россиянең төрле төбәкләреннән - Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия Республикасы, Киров, Омск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Санкт-Петербург шәһәреннән үз туган телен, татар әдәбиятын, мәдәниятен яраткан һәм башкаларны да кулларына китап алып укырга чакырган марафончылар килгән иде. Марафонда Австралия һәм Согуд Гарәбстаныннан да катнашучылар булган. Бу тантанада Сарман урта мәктәбе укытучылары, китапханәчесе һәм башлангыч сыйныф укучылары да катнаштылар.
Бәйрәм барышында әдәби марафонда катнашкан барлык районнар да сәхнәгә чыгып, истәлекле бүләкләр алды. Ә инде бәйгенең иң кульминацион мизгеле бәйге финалистлары арасында призлы урыннарны билгеләү була. Әлеге дәрәҗәле урыннар татар әдәбиятын ВК челтәрендә аеруча нык популярлаштырган, татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән марафончыларга бирелә. Бу марафонда беренче урында – Саба, икенчедә – Лениногорск, өченчедә Балтач һәм Казан әдәбият сөючеләре булдылар. Сарман районы китап сөючеләре дүртенче урында булдылар. Районыбыз - иҗади, сәнгатькә гашыйк, туган телен, мәдәниятен хөрмәт итүче, үстерүче район. Киләсе марафонда безнең район да сәхнәләрне тутырып, җиңүчеләр рәтендә торыр, дигән ышаныч бар.
Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 15 июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 октябрь көннәрендә башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.
Ә инде әдәби марафончылар рәтенә басарга теләүчеләрне 2021 елның 1 гыйнварында башланып китәчәк XIV марафонда катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев