САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлыда милек һәм җир салымнары тулысынча җыелган

Бүген Чукмарлы авылында халык җыены үткәрелде.

Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, агымдагы елда хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталды. «Нөркәй» агрофирмасы хезмәткәре Румил Нуретдинов агрофирмада узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Сарман районы буенча Россия эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Зәйнәгытдинова райондагы криминоген хәлгә тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов — янгыннардан саклану, дәүләт урман инспекторы Илдус Хәйруллин урманнарны саклау, янгыннарны кисәтү мәсьәләләрен яктырттылар. Ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова совет эшчәнлеге турында хисап тотты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды.

Җыенда район оешмалары вәкилләре катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуга йомгакны Фәндәс Әнәсович ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев