САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чураш мәдәният йортында хезмәт батырлары белән очрашу кичәсе үткәрелде

Герой - ул яу кырында сугышучымы, тылда эшләүчеме, яки тыныч хезмәттә батырлык күрсәтүчеме - барысы да тигез.

17 мартта Чураш мәдәният йортында шушы девиз астында хезмәт батырлары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Сәхнә түре — Почет билгесе ордены кавалеры Габделхаков Наил Габделхак улы һәм РСФСРның атказанган мелиораторы Шәяхмәтов Фаиз Хәниф улына бирелде . Аларның тормыш, хезмәт юллары турында авылыбызның хөрмәтле кешесе - шагыйрә Хәйруллина Вәсимә Лотфулла кызы сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Хөсниева Вероника Вячеславовна ветераннарыбызны котлады, авылдашлары өчен изге гамәлләр кылган һәм хөрмәт яулаган легендар шәхесләргә рәхмәтен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды. Карашай-Саклау балалар бакчасы нәниләре үз куллары белән ясаган бүләкләре белән сөендерделәр. Мәктәп укучылары, тамашачылар кунакларыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. “Хөкүмәтнең шушындый зур бүләкләренә лаек булу өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” дигән сорауга кунакларыбыз “Ватаныңны ярату, кешелеклелек, тырышлык”, - дип җавап бирделәр. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев