САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы сертификат Габидуллиннарга тапшырылды

21 ноябрьдә Сарман сәнгать мәктәбендә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы үткәрелде.

Бу юлы мондый шатлык Рангазар авылында яшәүче һәм икенче балаларын алып кайтучы Илнур һәм Айназ Габидуллиннарга елмайды. Аларның шатлыкларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Россия Пенсия фонды идарәсенең Сарман районындагы районара клиентлар хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов, район башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина уртаклаштылар, уллары Аяз белән Айнурны исән-сау һәм илебезнең лаеклы гражданнары итеп үстерүләрен теләделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X