Чаңгыда, тимераякта шуасың килсә
.
Кышның матур көннәрен саф һавада үткәрергә теләүчеләр булса, мөмкинлекләр җитәрлек. Район үзәгендәге чаңгы базасыннан хәбәр итүләренчә, чаңгы юллары чаңгы шуарга теләүчеләр өчен көн саен ачык. Үзегезнең чаңгыгыз булмаса, базадан алып торырга мөмкин. Шулай ук район территориясендәге шугалаклар да спорт сөючеләрне үзенә чакырып тора. Катоклардагы матур музыка исә бәйрәм кәефе тудыра. Район үзәгендәге бассейн исә бүген – 7 январь һәм якшәмбе – 9 январь көнне ял итә, иртәгә исә 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр спорт сөючеләрне кабул итә.
10 январьдән “Дулкын” элеккеге режимда эшли башлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев