САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел районда кызлар күбрәк туган

Район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең бүгенге көнгә биргән мәгълүматларына караганда, быел районда 201 бала туган. Шуларның 101е - кызлар (малайларга караганда, бергә күбрәк). 11-14 сентябрь көннәрендә 4 бала теркәлгән (икешәр малай һәм кыз). Нинди исем бирүгә килгәндә, малайларга күбрәк Идрис, Ислам, Кәрим, Данил, Рамзан, Ильяс, Шамил, Булат дип кушканнар....

Район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең бүгенге көнгә биргән мәгълүматларына караганда, быел районда 201 бала туган. Шуларның 101е - кызлар (малайларга караганда, бергә күбрәк). 11-14 сентябрь көннәрендә 4 бала теркәлгән (икешәр малай һәм кыз). Нинди исем бирүгә килгәндә, малайларга күбрәк Идрис, Ислам, Кәрим, Данил, Рамзан, Ильяс, Шамил, Булат дип кушканнар. Әти-әниләре Адель, Али, Азиз кебек сирәк очрый торган исем биргәннәре дә бар. Кызлар арасында иң популяр исем - Әминә. Аны 9 балага кушканнар. Ясминә, Самира, Айзилә, Софья, Азиза, Айша, Амаль-Амалия, Амелия дип исем кушу очраклары да булган. Ә менә кызларына Эзалия, Айнель, Алтынай дип эндәшкәннәрне ишеткән юк иде әле. Исем кеше тормышында әһәмиятле роль уйный, диләр белгечләр. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме, бала сәламәт тусын, тәрбияле, бәхетле булып үссен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев