САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Булат районның иң көчле штанга күтәрүчесе булып танылды+ ВИДЕО

22 февральдә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү комплексында, әлеге төрдә районның иң көчле спортчысын ачыклау максатыннан, унсигез яшькә кадәрге үсмерләр арасында пауэрлифтинг (яткан җирдән штанга күтәрү) буенча турнир үткәрелде.

100 килограмм нәтиҗә күрсәтеп, Булат Хәсәншин районның иң көчле штанга күтәрүчесе (яткан җирдән) булып танылды. Ул турнирның абсолют батыры булып та калды һәм кубокка ия булды. Икенче урынны Илһам Ситдыйков алды, өченче урында – Руслан Шәйхиев.

Ярышларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, пауэлифтинг кураторы, район прокуроры Эльдар Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, 1нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин катнаштылар, спортчыларны бүләкләделәр.

Флорит Максютов, пауэрлифтинг буенча җыелма команда тренеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев