САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья игелек көненә кушылыйк, хөрмәтле райондашлар!

Бүген – Бөтендөнья игелек көне. Аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә билгеләп үтәләр.

  • Игелек – дөньядагы барлык халыклар бердәй аңлый торган халыкара тел, ләкин, кызганычка каршы, бөтен кеше дә бу телдә сөйләшми. Бәйрәмнең максаты – дөньяда теләсә-нинди явызлыкка, террорга, сугышларга, тупаслыкка каршы торырга сәләтле көч барлыгын күрсәтү, Аның символы – ачык йөрәк. Бу көнне бер-береңә, бөтенләй таныш булмаган, беренче очраучы кешеләргә дә чәчәк бүләк итү гадәте бар.
    Шуны истә тотыгыз, хөрмәтле райондашлар: игелек кылу – көчсезлек билгесе түгел, дөньяны яхшы якка үзгәртүче кешелек сыйфаты. Игелек кылу һич кенә дә авыр түгел, без аны көн саен диярлек эшләп торабыз. Таныш булмаган кешегә елмаю, ярдәм итү, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую һәм шушыларга охшаш эшләр барысы да игелек кылуга керәләр. Игелекле булыйк, хөрмәтле райондашлар!
    Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев