САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биюче атның кайсы авылдан икәнлеге билгеле булды +ВИДЕО

Бу атнада Татарстан районнары, авыллары Сабан туй рухы белән яши. Һәркайсында диярлек сөрән сугу яки сөлге җыю йоласын матур итеп уздырдылар.

Социаль челтәрләрдә авылларда бүләк җыйган мизгелләрнең видео-фотолары таралды. Яңа таралган видеода күренгәнчә, бер авылда татар халык киемен кигән хатын-кыз белән ир, гармунчы һәм җигүле ат бүләк җыярга чыккан. Җигелгән атны бизәгәннәр, арбада 2 егет утыра. Ат бию көенә бии. Бүләк җыючыларны каршы алучылар «Ай, молодец!» дип тора.

Биюче ат Азнакай районы Тымытык авылында яши икән. «Атның хуҗасы – шушы авыл егете Гамир Кәримов. Аларның әтиләре Марат Кәримов – районның иң яхшы ат караучысы булган кеше. Атларга булган мәхәббәте улларына да күчкән», диелгән «Маяк» газетасының сайтында.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/biyuce-atnyn-aznakai-raiony-tymytyk-avylynnan-ikanlege-bilgele-buldy-video-5859726

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев