САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген үзәк поликлиника һәм үзәк даруханә эшлиләр 

Үзәк даруханә гражданнарга 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

Бүген – 6 январь көнне үзәк поликлиника белән үзәк даруханә эшлиләр. Поликлиника иртәнге 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр ачык була. Авыруларны педиатрия участогы, гомуми гамәли табиблар кабул итәчәк, шулай ук процедура, хирургия, стоматология, хатын-кызлар консультациясе, прививка, ташламалы рецепт, хезмәткә яраксызлык кәгазе язу кабинетлары эшли. Үзәк даруханә исә гражданнарга 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. 7, 8 январь көннәрендә поликлиника һәм үзәк даруханә ял итәләр. 
Оешмаларның эш көннәрен Зөлфия Шәрипова белеште

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев