САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләр бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районыбызда барлыгы төрле елларда хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләр – 200 дән артык, диләр диңгезчеләр үзләре.

Ә су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр – шактый аз.
- Без һәркайсыбыз өчәр ел хезмәт иттек. Су астында, бер төшкәч, 60 ар тәүлек йөреп кайта идек. Хезмәт иткән вакытлар, катлаулы һәм авыр булса да, сагындыра. Ләкин хәрби диңгез флотында, су асты көймәсендә хезмәт итүебез белән горурланабыз. Безнең девиз да “Нигде нет такого равенства перед лицом смерти: либо все побеждают, либо - погибают” иде, - ди су асты көймәсендә хезмәт итүче диңгезчеләрнең район берләшмәсе җитәкчесе Мөнәвир Зиатдинов.
Бүген алар – Тын океан флотында хезмәт итүче старшиналар Дамир Хисмәтуллин, Раиф Сәетшин, Изаил Камалов һәм башкалар район үзәгендәге Ял паркында диңгезчеләр истәлегенә куелган һәйкәл янында булдылар, флаг күтәрделәр.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев