САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарманда универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген Яшьләр көне уңаеннан район үзәгендәге “Старт” чаңгы базасы территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада катнашучыларны бу истәлекле көн белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләделәр, яшьләрнең вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен, спорт мәйданчыгының аларның яраткан урынына әверелүен теләделәр. Соңыннан Фәрит Мөнәвирович мәйданчыкны төзү эшендә зур өлеш кертүче төзүчеләргә Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Ә беренче тупны тибү хокукы Алмаз Мингуловка бирелде. Шушы ук көнне мәйданчыкта футбол буенча район оешмалары арасында финал ярышлары үткәрелде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев