Бүген районда Яшьләр көне бәйрәм ителде

Бүген район үзәгендәге Ял паркында Яшьләр көне бәйрәм ителде.

Район яшьләрен бәйрәм белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, район хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләделәр, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан алар районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашучы яшьләргә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Сарман муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 
Бәйрәм Фәрит Низамиев концерты белән дәвам итте. 
Шушы ук көнне биредә тагын бер чара – Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үткәрелде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    301
    0
    0